Спартакиада ярышлары дәвам итә
Яңалыклар

Спартакиада ярышлары дәвам итә

Бүген, ягъни 14 февраль көнне итек футболы ярышы булып узды

Авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы СПАРТАКИАДА ярышлары дәвам итә. Бүген, ягъни 14 февраль көнне итек футболы ярышы булып узды. Уенның нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бирелде: 
 1.Табын авыл җирлеге;
 2.Яңа Усы авыл җирлеге;
3. Метрәй авыл җирлеге.
Икенче атнага ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында канат тарту һәм шорт-трек (тимераякта шуу) буенча дәвам итәчәк. Спорт сөюче дусларыбызны киләсе ярышларда көтеп калабыз!


Нет комментариев