Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 105 яңа очрагы теркәлгән
Алардан 97 кеше авыру белән элемтәдә булучылар.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 105 яңа очрагы теркәлгән.
31 кеше хастаханәгә салынган, 74 кеше өйләрендә дәвалана.
Иң күп авыручылар 30-70 яштәге кешеләр.
Казанда - 41 очрак, Яр Чаллыда - 22, Түбән Камада - 11, Әлмәт, Арча районнарында - 6 очрак. Мамадыш районында - дүрт, Биектау, Питрәч, Кукмара районнарында икешәр очрак. Балтач, Лаеш, Лениногорск, Саба, Тәтеш районнарында берешәр очрак.
7 майга Татарстанда 1415 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Расланган диагнозлы 375 кеше стационарда дәвалана.
Барлыгы 252 кеше дәваланган. 68 соңгы тәүлек эчендә.
Бүгенге көндә исән-сау кайткан 68 кеше арасында:
Казанда-35 кеше, Яр Чаллыда-9 кеше, Теләчедә – 6 кеше, Түбән Кама, Биектау районнарында-4 кеше, Чүпрәле, Лаеш, Саба районнарында икешәр кеше,
Арча, Кукмара, Питрәч һәм Чистай районнары да берәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев