03 хәбәр итә: соңгы ике көндә 52 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
Иммунитетны күтәрү өчен лимон, сарымсак кулланыгыз”, – ди 03 хезмәте фельдшерлары.
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә соңгы ике көндә 52 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 12се кискен респиратор авырулары белән булса, 3се – көнкүрештәге тән җәрәхәте, 32се йөрәк-кан тамырлары авырулары белән. Бер кеше дәвалану өчен хастаханәнең хирургия бүлегенә салынган. “Балалар соңгы арада кискен респиратор авырулары белән еш чирли башлады. Әти-әниләр сабыйларын авырый башлаганчы кайгыртсын иде! Иммунитетны күтәрү өчен лимон, сарымсак кулланыгыз”, – ди 03 хезмәте фельдшерлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев