Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Софиннар гаиләсенә ярдәм кулы сузыйк

Тормышлар ничек матур гына бармасын, район үзәге һәм авылларыбыз матурланмасын, киләчәккә өмет-хыяллар белән яшәгән мәлдә көтелмәгән фаҗига кыска гына вакыт эчендә барысын да челпәрәмә китерергә мөмкин.

Крәш. Шуран авылында булган янгын Софиналар гаиләсенә әнә шундый кайгы китерде. Биш сабый бер мизгелдә йорт-җирсез, ач-ялангач, урамда торып калды. Табигатьнең көннән-көн суына баруын, балаларга мәктәпкә бару өчен кием-салым, уку әсбаплары кирәген һәм азык-төлек запасының да юкка чыгуын исәпләсәк, фаҗига тагын да кискенләшә.

Мәрхәмәтле кешеләр вакытлыча яшәп тору өчен сыену урыны бирделәр бирүен, ләкин бу гына мәсьәләне хәл итми. Райондашларыбыз, безнең да ярдәм кирәк. Мөслимлеләр авыр чакта бергә була беләләр. Соңгы еллардагы халык төзелешендә актив катнашу шуның ачык мисалы. Әйдәгез әле, барыбыз да, бу гаиләнең нинди кыен хәлдә калганын аңлап, бердәм булып, аларга ярдәм кулы сузыйк. Бала кадерен белүче, балаларның иң газизләр икәнен аңлаучы әниләр, әтиләр, әби-бабайлар буларак, тагын бер мәртәбә бу балаларның нинди хәлдә калганын күңел аша үткәреп, аларга йорт тергезүдә ярдәм итик.

Акча күчерү өчен исәп-хисап счетын кабат исегезгә төшерәбез:

Получатель: Местная общественная организация землячество "Мэслим балалары" Муслюмовского муниципального района

Банк получателя: ПАО "Татфондбанк" г.Казань

Счет: 40703810325000000049

К/счет 30101810100000000815

БИК 049205815

ИНН 1629004812

КПП 162901001

Назначение: Благотворительный взнос погорельцам, семье Софиной Ландыш Тагировны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев