Сәнгать бәйгеләрендә
Укучылар да, педагоглар да диплом белән бүләкләнде.
Яшь музыкантларның Әлмәт музыка көллиятендә үткән Ф. Яруллин исемендәге республика конкурсы быел да бик күп сәләтле балаларны җыйды. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары бәйгедә призлы урыннар яулады. Розанна Җиһаншина III дәрәҗә лауреат булды (укытучысы – Рәйсә Харисова). Равилә Шәяхмәтова I дәрәҗә дипломга лаек булды (остазы – Дилбәр Салихҗанова). Сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” бөтенроссия бәйгесендә дә сынатмады. Укучылар да, педагоглар да диплом белән бүләкләнде.
Нет комментариев