Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтләнүнең иң нәтиҗәле һәм арзан дәвасы

Сәламәтлегегез турында кайгыртасыгыз, матур, зифа булып каласыгыз, эшчәнлегегезне күтәрәсегез килсә, даруханәгә кыйммәтле дару эзләп чабарга ашыкмагыз. Сәламәтләнүнең иң нәтиҗәле һәм арзан дәвасы якында гына. Ул – су, дип белдерә галимнәр.

Авыз кипкәч кенә эчәргә ияләнгәнсез икән, димәк, сезнең организмыгыз сусаган. Чөнки су җитмәгән очракта организм аннан башка да яшәргә өйрәнә. Бу аеруча өлкәннәрдә күзәтелә. Организмга су җитмәү кан анализында күренсә дә, олы кешенең эчәсе килми. Бу вакытта күзәнәкләр кибә һәм үз функцияләрен җиренә җиткереп үти алмый. Ахыр чиктә, кеше чирли.
Су җитешмәү хроник булса, бавыр күзәнәкләре өстәмә холестерин эшләп чыгара һәм аны канга кертә башлый. Ә холестерин, белгәнегезчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына сәбәпче. Моннан котылу өчен ашарга ярты сәгать кала су эчәргә ияләнегез.
Су җитмәгәндә глюкоза күләме дә арта. Ә артык глюкоза шикәр диабетын китереп чыгара. Баш мие су урынына глюкоза белән тукланырга омтыла. Баш миенә су җитми башласа, баш авырта. Мондый вакытта 2-4 стакан җылы су эчеп куярга кирәк. Су җитмәсә, инсулин гормонының эшчәнлеге дә кими. Димәк, күп кенә авырулардан котылу өчен су эчәргә кирәк.
Су безне аллергиядән дә коткара. Серкә яки башка аллергеннарга җавап булып, күзгә яшь килә. Суның сидек куу үзлеген дә истә тотарга кирәк. Кан басымы югары булганда суны мөмкин кадәр күбрәк эчәргә киңәш итә табиблар. Әгәр йөрәк эшчәнлеге җитенкерәми яки сидек юллары ялкынсынган икән, су эчүне әкренләп кенә арттырырга кирәк.
Физик хезмәт белән шөгыльләнмәсәң, хәрәкәтләнмәсәң, организмга кергән су чыгып бетә алмый. Ә бу матдәләр алмашына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә өч кагыйдәне истә тоту мөһим: хәрәкәтләнергә, тиешенчә тукланырга һәм суны күбрәк эчәргә.
Тагын бер киңәш: организм суны запаска туплап куя алмый, шуңа күрә аны көн дәвамында аз-азлап эчәргә куша табиблар. Сусау, авыз кибү – организмга су җитмәүнең беренче билгеләре.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев