Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтте
Яңалыклар

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтте

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтте

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда томан төшәргә мөмкин.

Шулай ук төнлә һәм иртән бераз кар яварга мөмкин, республиканың көнчыгышында буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Төнлә иң түбән һава температурасы -17…-22 градус һәм көндез һава температурасы -14…-19 градус көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак», диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгендә кинәт салкынайтачак.


Нет комментариев