Синең улларың, Мөслим! "Намус" агрофирмасыннан Илсур Солтанов
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! "Намус" агрофирмасыннан Илсур Солтанов

Ташлыяр егете Илсур Солтанов - "Намус" агрофирмасының уңган механизаторы.

Узган ел ул "Джон Дир" тракторы белән җир әзерләде, чөгендер чәчте, "Амити" культиваторы белән рәт араларын эшкәртте. Бу көннәрдә агрофирмага 6 данә "Джон Дир" тракторы, чәчү комплекслары бункерлары, культиваторлар кайтты. Илсур Солтанов Яр Чаллыда әлеге техникаларны төяп-озатып тора.

Әлфинур Ногманова фотосы.


Нет комментариев