Шоферлар сак булсын!
Юл билгеләре үзгәртеләчәк
Мөслим-Иске Сәет, Тат.Бүләр-Үрәзмәт юл чатында үлем очраклары белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре күп булу сәбәпле, район җитәкчелеге ДАИ хезмәте белән берлектә бу юлда өстәмә юл билгеләре куелырга тиеш дигән карарга килде. “Төп юл” дигән юл билгесе үзгәртелә. Хәзер Мөслим – Яңа Сәет – Иске Сәет юлы төп юл булачак, Ә Үрәзмәт-Тат.Бүләр юлы икенче дәрәҗәдәге юл булып исәпләнәчәк. Шоферлар бу юл чатында аеруча сак йөрсеннәр иде! – дип хәбәр итә ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев