Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сездән – язылу, бездән – бүләк!

Декабрьгә кадәр 2020 елның беренче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” “Сельские огни” газеталарына язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек. Сүзебездә тордык. Мөслим матбугат үзәге тәкъдим иткән бүләкләрне отучылар белән таныштырабыз.

Карамалыдан Саҗидә Харисовага, Мөслимнән Ләлә Талиповага (Полевая, 3) – торт тәлинкәсе, Үрәзмәттән Римма Әбүбәкеровага, Вәрәшбаштан Нәҗибә Җәләловага (Кооператив, 38) салат савыты һәм Сөякәйдән Тимер Шәйхразиевка салат савыты чыкты. Тегермәнлектән Фәйрүзә Насыйрова һәм Ташлыярдан Рәзинә Хаҗиева – сөт савыты, Рус Шуганнан Клавдия Михайловна Зайцева һәм Сикиядән Әлфис Шәйхетдинов шикәр савыты отты. Метрәйдән Ф.Миргалимов – соус савыты, Михайловкадан Нурлыхода Бакиева һәм Нарат Астыннан Фирдәт Фәйзуллин пар чынаяклар белән бүләкләнә. Бүләкләрнең һәрберсен исемләп тормыйча, Иске Вәрәштән Лена Мәрданованың, Олы Чакмактан Әлфинур Шакированың (Центральная, 19), Игенчедән Фәйрүзә Сибаеваның, Катмыштан Р.Заһидуллинаның (Катмыш, 31 йорт), Бүләктән Рәсимә Ганиеваның (Школьная, 9), Атластан Гөлчирә Вилданованың һәм Мөслимнән Гөлнәзирә Мирхаҗианованың (Строительная, 14/2) да бүләкләрен Мөслим матбугат үзәгеннән килеп алуларын сорыйбыз. 
Декабрь аенда язылучылар арасында да бүләкләр уйнатачакбыз. Төп шарт: район газетасына ярты елга язылырга һәм квитанциянең копиясен Матбугат үзәгенә юлларга кирәк.
Моннан тыш “ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларына язылучылар тагын бер бүләк уйнатуда катнаша ала. Смартфон отасыгыз килсә, “ТАТМЕДИА”ның кимендә өч басмасына язылырга һәм квитанцияне 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru адресы буенча юлларга кирәк. 
Республика матбугатына язылу – 25 декабрьгә, “Авыл утлары”, “Сельские огни” газеталарына язылу 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев