Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шешәле суның куркыныч булуы ачыкланган

Галимнәр дөньяның төрле почмагыннан алынган 6 пластик контейнердан ультрашәмәхә нурлар һәм кояш нурлары тәэсирендә оча торган органик кушылмаларның парга әйләнүен өйрәнгән

Кытай Халык Республикасы Цзинань университетында үткәрелгән тикшеренү су саклау өчен пластик шешәләр куллануга бәйле потенциаль куркынычны ачыклаган. Галимнәр дөньяның төрле почмагыннан алынган 6 пластик контейнердан ультрашәмәхә нурлар һәм кояш нурлары тәэсирендә оча торган органик кушылмаларның парга әйләнүен өйрәнгән.

Экология һәм сәламәтлек порталы мәгълүматы буенча, тикшеренү нәтиҗәсендә барлык контейнерларның да төрле оча торган органик кушылмалар, шул исәптән алкан, алкен, спирт, альдегид, карбон кислоталары һәм ароматик кушылмалар бүлеп чыгаруы ачыкланган. Һәр контейнерда оча торган органик кушылмаларның уникаль составы булган, ул полиэтилентерефталат материалының искерү һәм таркалу процесслары белән бәйле. Табылган матдәләрнең кайберләре, мисал өчен, н-гексадекан потенциаль куркыныч дип табылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/czinan-universitety-galimnare-sesale-sunyn-kurkynyc-buluyn-acyklagan-5889628

Найлә Нәбиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев