Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сергиев Посадта хезмәт итүчеләр Мөслим күчтәнәчләрен алды

Мөслим муниципаль районы делегациясе һәм бер төркем ата-аналар Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад районындагы шефлыкка алынган 14258 нче номерлы хәрби частьта хезмәт итүче райондашларыбыз янында булып кайттылар.

Бүгенге көндә әлеге частьта 17 мөслимле Ватан каршындагы бурычларын үти. Аларның хезмәте белән якыннан танышу хәрби часть командиры Виктор Буйволов белән очрашудан башланды. Сәфәрнең максаты итеп - әлеге частька шефлык күрсәтү, дуслык җепләрен ныгыту һәм хезмәттәшлекне дәвам итү. Делегация егет­ләрнең хәрби хезмәттәге көнкүреше белән танышты, казармалардагы шартларны карады. Солдатлар буш вакытларында газета укый яки спорт белән шөгыльләнәләр, якыннарына хат язалар, телевизордан тарихи-патриотик кинолар, төрле тапшырулар карыйлар. Шәхси гигиена мәсьәләләре дә читтә калмый, автомат кер юу машиналары да бар. Ял көннәрендә якыннары белән телефоннан сөйләшү мөм­кинлеге дә бирелә. Туклану буенча да зарланучылар юк. Солдатларга менюдагы ашларны сайлап алу мөмкинлеге дә тудырылган.

Мөслим районы делегациясе традиция буенча егетләребезгә күчтәнәчләр - Мөслим икмәге, чәкчәк, әти-әниләре җибәргән күчтәнәчләрне һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев