Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сатучының телефонын урлаган

Район прокуратурасы Актаныш районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Суд аны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе 2 бүлегенең “в” пунктында каралган җинаятьне кылуда (гражданинга шактый зыян китерү белән кылынган урлау) гаепле дип тапты.

2019нчы елның 24 августында 18 сәгать 7 минутта Актаныш районы кешесе Мөслим авылындагы бер кибеттә прилавкада яткан телефонны урлый. Әлеге телефон бер сатучыныкы була. Сатучыга 13 мең сум күләмендә матди зыян килә. Җинаять “кайнар эзләр” буенча ачыла.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 8 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев