Реклама
Яңалыклар
Сатучы хаклымы?
– Кибеттән кышкы аяк киеме сатып алдым. Әмма ул кечкенә генә браклы һәм бәясе төшерелеп сатылган булып чыкты. Сатып алуыма үкендем. Кибет аны кире кабул итми. Сатучы хаклымы?
Газета укучыбызның бу соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеТүбән Кама территориаль органы өлкән белгече Алина Виноградова җавап бирә:
– “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 10 маддәсендә әйтелгәнчә, сатучы сатып алучыга товарны дөрес сайлап алуны тәэмин итәрлек кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә бурычлы. Товарда җитештерү брагы барлыгын хәбәр итеп, сатучы моны эшләгән. Сату-алу килешүе төзеп, Сез җитешсезлекләре булган товарны билгеле бәя буенча (бәясен төшереп) фактта сатып алырга риза булдыгыз. Шулай булгач, кибет закон нигезендә эшләгән. Кызганыч, әмма җитешсезлекләре (килешүдә күрсәтелгән) булу сәбәпле, Сез товарны кире кайтарып бирә алмыйсыз. Әмма икенче җитешсезлекләр ачыкланса һәм сатып алганда Сезне алар турында кисәтмәгән булсалар, товарны кире кайтарып бирә аласыз. Сүз уңаеннан, кибет сезонлы распродажа оештырса, ягъни сыйфатлы товарны төшерелгән бәядән сатса, андый распродажада алган товарны Сез кайтарып бирергә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев