Сал.Мухан авылында зур янгын булды
Яңалыклар

Сал.Мухан авылында зур янгын булды

Янгында өч кеше зыян күрде, аларның берсе – балигъ булмаган яшьүсмер.

31 нче май көнне төнге 12 белән 1 сәгать аралыгында Сал.Мухан авылында зур янгын булды. Янгында өч кеше зыян күрде, аларның берсе – балигъ булмаган яшьүсмер. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, өй хуҗасы һәм бала авыр хәлдә Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылган. .. елгы хатын-кыз янгын вакытында вафат булган. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Тикшерүчеләр янгын төзексез электр чыбыгы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин дип фаразлый.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев