«Мөслим тугайлары» ансамбле – Мәскәү сәхнәсендә!
Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды
Кичә, 9 ноябрь көнне, Мәскәүдә Россиянең Дәүләт академия Кече театрында «Халык сәнгатенең йолдызлары. Күпмилләтле Россия» дип аталган зур гала-концерт узды. Татарстан данын әлеге мәртәбәле чарада "Мөслим тугайлары" атказанган халык фольклор ансамбле яклады.
1986 елда оешкан коллектив инде күп еллар дәвамында татар халкының җыр-моңын, милли традицияләрен саклап, тамашачыларга җиткерә. Ансамбль 1990 елда Бакуда узган фольклор коллективларының Бөтендөнья фестивале лауреаты була. Ә 2021 елда «Мәдәният» милли проекты кысаларында узган һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында «Традицияләр» номинациясендә Гран-прига лаек була.
Гала-концертта Россиянең төрле төбәкләреннән килгән бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреатлары – 200дән артык башкаручы катнашты. Алар арасында фольклор, бию, инструменталь ансамбльләр һәм аерым башкаручылар бар.
Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Аның төп максаты – илебез халыкларының бай мәдәни мирасын, милли сәнгатен һәм буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрен таныту.
Мөслимлеләргә зур сәхнәдә уңышлы чыгышлар, тамашачыларның алкышларын һәм яңа иҗади җиңүләр телибез!
Фотолар - туры эфирдан скриншотлар, Булат Солтанов.
Нет комментариев