Гөлнара Тимерҗанова: «Тавыш беткәндә генә фонограммага җырлаганым бар»
Бу хакта интертат сайты яза
Күптән түгел «Чулпан» мәдәният үзәгендә хәйрия концерты узды. Анда Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова да катнашты. Җырчы белән сәхнә артында бераз аралашып алдым.
Гөлнара апа, сез сәхнәгә чыгар алдыннан берәр нинди ритуал башкарасызмы?
Мин сәхнәгә чыгар алдыннан дога укып куям. «Аллаһы Тәгалә, бүген залдагы тамашачыларга мине матур итеп күрсәт. «Искитәрлек җырлады», – дип соклансыннар, мине ярдәмеңнән ташлама, – дим.
Сәхнәгә чыккач җыр сүзләрен онытканыгыз бармы?
Бар. Җырның сүзләрен онытсам, үзем тиз генә уйлап, мәгънәгә туры китереп җырлыйм. Сизмәстән ритмына туры китереп куям.
Беләсезме, сәхнәгә чыккач, бер дә дулкынланмыйсың кебек. Тик берәр ихлас тыңлап, мөкиббән китеп утыручы тамашачыны күрәсең дә – сүзләр онытыла. Шул вакытта фантазияне эшкә җигәргә туры килә.
Концерт алдыннан авырып киткән чакта фонограммага җырлаганыгыз бармы?
Әлбәттә, фонограммага җырлаганым бар. Тавыш беткәндә, үзеңә җырларга ярамый. Безгә табиб-фониатрлар моның хакта алдан әйтә. Тавыш ярылары авырткан чакта, артист кеше сөйләшергә дә тиеш түгел.
Үзеңнең концертың булганда, аны күчерергә мөмкин. Ә берәр нинди «солянка» концерты булса, нинди халәттә булуыңа карамый, син анда чыгыш ясарга тиешсең. Вәгъдә биргәч, чыгып җырламыйча булмый.
Тавыш беткәндә генә фонограммага җырлаганым бар.
Нет комментариев