Яңалыклар

Татарстанда менингококтан кыз бала үлгәннән соң 300 дән артык кешегә прививка ясаганнар

Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Бөгелмә лагеренда авырып киткән кыз бала вафат булганнан соң, Татарстан Республикасында 300 дән артык кешегә менингококк инфекциясеннән прививка ясатканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«310 вакцина ясалган, шул исәптән – 225 бала. Яңа очраклар (менингококк инфекциясе – Т-и.иск.) юк», - дип сөйләделәр агентлыкка.

Исегезгә төшерәбез, 1 ноябрьдә 12 яшьлек кыз лагерь медпунктына мөрәҗәгать иткән, икенче көнне аны хастаханәгә салганнар. 2 ноябрь көнне 17:15 сәгатьтә табиблар яшь пациентның үлемен теркәгәннәр. Беренчел диагноз – менингококк инфекциясенең яшен тизлеге, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия. Кызның үлеме факты буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

 


Нет комментариев