Миңнеханов Путинга газлаштыру программасы өчен рәхмәт белдерде
Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда газлаштыру программасын гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезнең программа буенча Газлаштыру фонды өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бездә газлаштыру дәрәҗәсе бик зур булса да, яңа микрорайоннар, 34 700 йортка газ керә алды», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
«Аллага шөкер», – дип кыска җавап бирде РФ Президенты. «Бу – зур эш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Нет комментариев