Синең балаларың, Мөслим!

Ул – халык табибы

Озак еллар район хастаханәсенең терапия бүлеген җитәкләгән Әсгать Гафуров бүген дә халыкка хезмәттә

Фото - район хакимияте архивыннан.  
Фото – район хакимияте архивыннан. 

Фидакарь хезмәте өчен мактаулы исемнәр, югары бүләкләр алучы табиблар күп. Шулай да һәркем халык мәхәббәтен яулый алмый. Әсгать Гафуров район халкының хөрмәтен тоеп яши. Райондашлар аны “безнең Әсгать” дип йөртә. Бу барлык бүләкләрдән дә зуррак кебек.

Дүрт дистә елга якын Мөслим үзәк хастаханәсендә табиб булып эшләгән Әсгать Гафуровны районда белмәгән кеше сирәктер. Яшь буын белмәсә генә. Гади, ачык йөзле, һәр кешегә хөрмәт белән дәшүче үтә дә тыйнак Әсгать Әхнәфович Актаныш районының Аккүз авылы егете булса да, аның Мөслимдә яшәвенә ярты гасырдан артык гомер узган.

Һөнәргә юл

Мәктәптә укыганда, ул киләчәктә танылган табиб булырмын дип уйламагандыр. Мәктәптә сугыш юлларын узган бик көчле укытучылар белем бирә.

– Укытучылар үз фәннәрен бик яхшы белә иде, безне дә бу фәннәрне яратырга, тирәнтен өйрәнергә этәрделәр. Миндә физика, математика фәннәренә зур кызыксыну уянды. Химия фәненнән Оренбург ягыннан килгән укытучы ханым белем бирде. Ул шундый чибәр, ягымлы иде, шуңа аның каршында җавап бирә алмыйча басып тору, “икеле” алу оят иде. Нәтиҗәдә, химияне яратып укый башладым, – дип искә ала Әсгать ага.

Урта мәктәпне тәмамлагач, егет Казанга югары белем алырга килә һәм документларын авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына тапшыра. Әмма укырга керә алмый, кире туган авылына юл тота. Көзгә кадәр колхозда хезмәт куеп, октябрь аенда хәрби хезмәткә китә һәм бик дәрәҗәле яшерен гаскәрләрнең берсендә хезмәт итә.

– Армиядә мин радиолокаторчы булып хезмәт иттем. Безнең гаскәрләр илнең һава чикләрен саклады. Хезмәтне тәмамлап кайтып киткәндә, безгә 17 ел дәвамында хәрби хезмәт хакында сөйләмәскә дип имза куйдырттылар. Хәрби хезмәт 3 ел да 3 айга сузылды. Армиядә егетләр белән кемнең кая барачагы хакында сөйләшә идек. Минем теләгем авылда да, шәһәрдә дә эшли ала торган һөнәр сайлау иде. Хезмәттәшем Ринат Мәхмүтов белән медицина институтына укырга керергә килештек. Гыйнвар аенда авылга кайтып, июльгә кадәр колхозда эшләп йөрдем дә Казанга юл тоттым. Ринат белән икебез дә конкурстан үттек, – ди Әсгать Гафуров.

Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетында 6 ел белем ала егет. Дәресләрдән соң эшләргә дә вакыт таба. Вагон бушату, фармацевтика училищесының лабораториясендә лаборант, 6 нчы шәһәр хастаханәсендә “медбрат” – студент Әсгать Гафуров башкарган хезмәтләр бу. Алар егеткә табиб һөнәрен башкарганда ярдәм итә.

Актанышка якын дип, Мөслимне сайлый дипломлы белгеч.

Остазларыма рәхмәт!

Әсгать Гафуровка Мөслим районының Иске Карамалы участок хастаханәсе больницасына юллама бирәләр. Укытучылары һәм ул вакыттагы сәламәтлек саклау министры аңа интернатурада укырга тәкъдим итә. Шулай итеп, ул Бөгелмә шәһәр хастаханәсенә эшкә килә.

– Бөгелмәне мин бандитлар шәһәре итеп күз алдыма китерә идем, – дип ул, елмаеп. – Хастаханә бик яхшы булып чыкты. Фәнни-практик җитәкчем фән докторы Ефим Сигал иде. Аның белән эшләү иң зур тормыш мәктәпләренең берсе булды. 6 ел уку табиб булып эшләү өчен җитәрлек нигез була алмый. Сүз дә юк, укыганда булачак һөнәрнең нигезен, төп фикерләрне бирәләр, ә күнекмәләр, һөнәри осталык, авыруларга дөрес диагноз куя алу сәләте күп еллар эшләү дәверендә барлыкка килә. Авыруга диагноз кую серләренә мине Ефим Соломонович өйрәтте. Мин аңа гомерем буе рәхмәт укып эшләдем. 1975 елда терапевт Әсгать Гафуров Мөслимгә эшкә кайта. Иске Карамалы участок хастаханәсенә бару насыйп булмый, яшь белгечне район үзәк хастаханәсенә эшкә алалар. Район хастаханәсендә үзенә юл күрсәткән, ярдәм иткән табибларны бүген дә хөрмәт белән искә ала ул. “Остазларым Әхияр Сәлах улына һәм Рәшит Вагыйзовка рәхмәтлемен. Алар миңа табиблык эшчәнлегемдә генә түгел, ә тормышта да киңәшләре белән ярдәм иттеләр”, – ди ул.

Ул чорда район хастаханәсенең терапия бүлеге 25 урынлык була. Яшь табиб киңәше белән, авыруларның күп булуын исәпкә алып, терапия бүлеген 75 урынлы итеп зурайталар.

– Дөнья белән бергә авырулар да үзгәрә. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңалыклар белән танышып бару өчен үзлектән бик күп укырга, вакытлы матбугат белән танышып барырга кирәк. Эшли башлаганда хезмәт хакым 120 сум тирәсе иде. 180 сумга газета-журналларга языла идем. Ул вакытта “Книжное обозрение” дип исемләнгән газета чыгып килде, анда китаплар исемлеге бастырыла иде. Китаплар кайтартып укый идем, алар бүген дә саклана. Беренче кардиохирург Николай Амосов, невролог Полищук һәм башка шундый табибларның китаплары бар иде. Яңа чыккан китапларны укып барырга тырыштым. Журналларда табибларның эш алымнары, киләчәк медицина энциклопедиясе кебек бик файдалы язмалар басылды. Үзеңне белемле яхшы табиб итеп күрәсең килсә, һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә, белемеңне баетырга, яңартып торырга кирәк. Табиб күзләре йомылганчыга кадәр укырга бурычлы, – ди Әсгать ага.

Әсгать абый Советлар Союзы чорында эшли башлаган. Табиб ул чорда төрле авыруларга каршы прививкаларның вакытында ясалуын билгеләп үтте. Фельдшер-акушерлык пунктларында, хастаханәдә эшләүчеләрнең күбесе сугыш юлын үткән, аның авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр була. “Офицер, капитан титулларын йөрткән медицина хезмәткәрләре бик көчле фельдшерлар булдылар”, – ди Әсгать Гафуров.

Яратып эшләдем

– Элек авыл кешесе шәһәрнекеләрдән сәламәтрәк иде. “Миокард инфракты” диагнозы район халкына 80 еллар уртасыннан соң гына куела башлады. Ул чорда халык арасында төп чирләр пневмония, уникеилле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте, бөер авырулары иде. Авыл халкы да җитеш тормышта яши башлагач, авырулар исемлеге зурайды. Адәм баласы һәрвакыт хәрәкәттә булырга, туклануын һәм яшәү рәвешен игътибар үзәгендә тотарга бурычлы. Юкка гына, хәрәкәттә – бәрәкәт, димиләр. Кеше хәрәкәт итәргә, шул рәвешле ашаганын яндырып бетерергә тиеш, – ди табиб.

Беренче тапкыр үлем белән очрашуы, аны ничек кичерүе хакында да сөйләде Әсгать ага.

– Мөслимгә практикага килгән көнне 16 яшьлек бер кызны кабул иттек. Бармаклары неп-нечкә, гүя барабан таякчыклары. Күренеп тора: кызда – йөрәк авыруы. 2 сәгатьтән соң ул вафат булды. Мәетне ярдыргач, диагноз расланды. Баланы югалту бик авыр булып күңелемә кереп калды. Беренче тапкыр “столбняк” диагнозын куюым да истә. Кич белән авыруны кабул иткән табиб аңа, күзәтүләреннән чыгып, “шизофрения” диагнозы куйган. Иртән, авыруны карагач, “столбняк” дип диагноз куйдым. Казан табиблары диагнозны раслады, – ди Әсгать абый.

Ә. Гафуровның тормыш иптәше Фәзилә апа да – табибә. Фәзилә апа лабораториядә эшли, микробиология белән шөгыльләнә. Тормыш иптәшенә авыруларга тиз арада диагноз куярга һәм дәвалану билгеләргә ул да ярдәм иткән. Алар гаиләсендә үзара хөрмәт зур. Ике кызга гомер бүләк иткәннәр. Бүген инде оныклар һәм балалар бәхетенә куанып, аларның яратуын тоеп, бәхетле картлыкта гомер итәләр.

– Эштән соң кайткан вакытлар күп булды. Хастаханәдә кунарга да кала идем. Кайтып кергәч, янәдән эшкә киткән вакытлар да еш булды. Фәзилә эшемне яхшы аңлады. Аның яхшы эшләве минем өчен сөенеч булса, минем нәтиҗәле хезмәтем аның өчен шатлык булды, – ди Әсгать абый, тормыш иптәшенә рәхмәтен җиткереп.

Халык аны үзен аямыйча эшләве, авырулар өчен ихластан борчылганы өчен яраткандыр да. Аксакал табибны мөслимлеләр, яратып, якын итеп, “безнең Әсгать” һәм “табиб Гафуров” дип йөртте. Аның йөзе дә, йорты да бар кешегә дә ачык булды. Ул кешеләрне аермады, аңа ярдәм сорап килгән һәр кеше дә бер дәрәҗәдә булды.

– Безнең йорт ишеге күп еллар бикләнмәде, чөнки авырулар өебезгә дә килә иде. Булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тырыштым. Табиб һөнәрен сайлагансың икән, төн дә, көн дә юк. Авыру килгән икән, ярдәм итәргә кирәк. Мин халыкка хезмәт иттем, мөслимлеләрне яратам! – ди районыбызның Мактаулы гражданины Әсгать Гафуров.

 

 


Нет комментариев