Мөслимдә  «Бердәмлектә көч, татулыкта киләчәк» исемле бильярд ярышы узды
Яңалыклар

Мөслимдә «Бердәмлектә көч, татулыкта киләчәк» исемле бильярд ярышы узды

Ярышта Мөслим, Симәк авыл җирлегенең бильярд сөючеләре катнашты

Мәдәният йортында халыкара бердәмлек көненә багышлап "Бердәмлектә көч, татулыкта киләчәк" исемле бильярд ярышы узды.

Ярышта Мөслим, Симәк авыл җирлегенең бильярд сөючеләре катнашты. Ярыш дүрт сәгать ярым дәвам итте.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урында - Кашапов Фәһеметдин, Ризванов Рамил (Мөслим); 

2 урында - Әхмәтҗанов Гаяз, Хатбуллин Таһир (Мәллә, Мөслим);

3 урында Салихҗанов Гаяз, Вәлиев Илдархан (Симәк, Краснояр).

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар, катнашкан һәрбер уенчыга бүләк тапшырылды, соңынан чәй өстәле әзерләнде.

 


Нет комментариев