Профилактика – иң яхшы дару
Инфарктны өлкәннәр чире дип уйлыйсызмы?
Кызганыч, бүген йөрәк-кан тамырлары авырулары 20–30 яшьлекләр арасында да күп очрый. Ә иң куркынычы: күпләр организмның кисәтү билгеләренә игътибар итми, авыртуга түзеп, вакытны кулдан ычкындыра.
Инфарктны ничек вакытында танырга? Ни өчен үзлектән дәвалану куркыныч? Бу хакта Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеода район поликлиникасының участок табибы Зирәк Фәтхетдинов сөйли.
Исегездә тотыгыз: инфарктка шик булганда, кичекмәстән 103 яки 112 номерына шалтыратыгыз!
Лилия Шәймиева фотосы.
Нет комментариев