6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләвен җиткерде
Анда мондый юллар бар: “Конституция – республикабызның тотрыклы үсеше, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре сагында торучы төп законнар җыелмасы. Ул халыклар дуслыгын, татулыкны һәм бердәмлекне ныгытуга, туган җиребезнең киләчәген ышанычлы итүгә хезмәт итә. Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм котлы булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы һәм хезмәт уңышлары телим. Республикабыз һәм рай-оныбыз алга таба да чәчәк атсын, һәр йортта тынычлык, муллык һәм бәхет хакимлек итсен!”
Фото – Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Нет комментариев