Вейплар турында яңа закон 2027 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә мөмкин
Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткән
Володин фикеренчә, вейпларда һәм башка тәмәке продукциясендә кулланыла торган матдәләр турында мәгълүмат коммерция сере булып саналмаска, ә кулланучылар өчен ачык булырга тиеш.
Дәүләт Думасы Рәисе тәмәкедә, вейпларда һәм электрон сигаретларда сумалалар, металлар, төрле химик матдәләр һәм агулы кушылмалар булуын искәрткән. Аның белдерүенчә, әлеге матдәләрнең организмга эләгүе җитди авыруларга китерергә мөмкин.
Володин шулай ук соңгы бер елда табиблар сулыш органнары зарарланган пациентлар санының 30 процентка артуын теркәвен әйткән.
Әлегә закон проекты икенче укылышта каралырга тиеш. Димәк, 2027 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керү вакыты әлегә тәкъдим ителгән срок булып тора.
Нет комментариев