Салкыннар килә
Синоптиклар атна азагына салкыннар килер дип фаразлый. Һава температурасы түбән төшкән чорда халык гадәттә җылыту приборларын көчле режимда эшләтә башлый.
“Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору кирәк. Газ плитәләрен бүлмә җылыту өчен эшләтү дә катгый тыела. Газ җиһазларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, тарту көче булмаган газ җиһазларын кабызу – аеруча куркыныч. Халык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде!” – дип кисәтә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев