Концерт алдыннан журналистлар шул ук сорауны биргәч, Зөлфия серле генә елмаеп: "Бу - сер", - дигән иде. Ул чын дөресен белүен, әмма аны әйтмәячәген әйтте.
Зөлфия концерттан соң Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр, легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концерты үтте. Искә алу концертына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Әлфия Авзалованың гомерлек дуслары Сания һәм Кәрим Габидуллиннар, Әлфия Авзалованың гаиләсе - кызлары, кияве һәм оныклары килгән.
Искәртеп үтәбез, Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар - Татар филармониясенең традицион концертлары - 12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәреләләр. Быелгысы - җырчының үзеннән башка узачак беренче концерт. Легендар татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте
Нет комментариев