«Сәламәтлек бишьеллыгы» район программасы кысаларында чаңгыда шуу эстафетасы дәвам итә
Яңалыклар

«Сәламәтлек бишьеллыгы» район программасы кысаларында чаңгыда шуу эстафетасы дәвам итә

Бу юлы чаңгыга «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм «Мизгел» яшьләр үзәге коллективлары басты

«Чаңгы үзәгендә спорт мәктәбе, "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм "Мизгел" яшьләр үзәге коллективлары булды. Чаңгы да шуып, актив ял иттек.
Булган мөмкинлекләрдән файдаланып буш вакытларыбызны күбрәк спортка багышлыйк. Дуслар, чаңгы үзәгенә сез дә рәхим итегез!» – дип хәбәр итә «Яшьлек» спорт – сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре. 

Фото –  «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев