Сакланганны саклар
Яңалыклар

Сакланганны саклар

Район үзәк хастаханәсенә август аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр гриппка каршы 6661 доза вакцина кайтты.

Аның 4382е – зурлар өчен, калганы – балаларга. Зурлар өчен кайткан “Совигрипп” һәм “Флю-М” вакциналарының 80 процентка якыны кадалган. Балалар өчен булганының 85 проценты ясатылган. Табиблар әлеге вакциналарның вируслы грипп авыруларын кисәтүдә һәм авырган очракта җитди катлауланулар булдырмауда зур роль уйнавын искәртә. Теләүчеләр поликлиникага барып, гриппка каршы вакцина ясата ала.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев