"Сак булыгыз: мошенниклар!" операциясе бара
Яңалыклар

"Сак булыгыз: мошенниклар!" операциясе бара

27 марттан 8 апрельгә кадәр республика буенча "Сак булыгыз: мошенниклар!" профилактик акциясе уза.

Аның барышында районның полиция хезмәткәрләре халык күп йөри торган урыннарда аңлату эшләре алып барачаклар. Шулай ук балалар бакчалары, мәктәпләргә дә бару планлаштырыла. Халыкка мәгълүмат язылган листовкалар таратачаклар. Ел башыннан мошенниклык буенча 3 җинаять эше кузгатылды.


Нет комментариев