Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сак булыгыз! Мошенниклар!»

Өлкәннәр арасында караклык гамәлләрен кисәтү максатыннан психолог Р.Р. Шаммасова «Сак булыгыз! Мошенниклар!» исемле чара оештырды

Өлкәннәр арасында караклык гамәлләрен кисәтү максатыннан психолог Р.Р. Шаммасова Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында «Сак булыгыз! Мошенниклар!» исемле чара оештырды.
Профилактик әңгәмә барышында өлкәннәр IT-җинаятьләр кылуның киң таралган ысуллары һәм гражданның онлайн-операцияләрне тыюны билгеләү ысуллары, шул исәптән кредит оешмалары тарафыннан аның белән кулланучылар заемы яки кредит килешүләрен төзүне булдырмау юллары турында, цифрлы технологияләр кулланып урлау куркынычы һәм алардан саклану ысуллары белән таныштылар.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен тема актуаль булып чыкты. Алар «Мошенник шалтыратса, нишләргә?» дигән психологик тренингта кызыксынып катнаштылар. Аларны «Мошенникларның психологик йогынтысыннан үзеңне ничек сакларга?» дигән сорау буенча фикер алышу аеруча дулкынландырды. Чара информатив һәм бик кызыклы килеп чыкты.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев