Үрәзмәтлеләр спортта да, тапкырлыкта да сынатмый
Яңалыклар

Үрәзмәтлеләр спортта да, тапкырлыкта да сынатмый

Бәйрәм көннәре авыл мәдәният учакларында төрледән-төрле чараларга бай булды.

Үрәзмәт авылы мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан шашка ярышы узды. Анда авыл яшьләре дә, укучылар да бик теләп катнашты. Моннан тыш Үрәзмәт авыл җирлегенең "Нимарат" командасы 5 ноябрь көнне шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенең Иске Вәрәш авылында узган зона турында өченче урынны алды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев