Реклама
Яңалыклар
Рөстәм Миңнехановның зур матбугат конференциясе беренче тапкыр онлайн форматта узачак
Чара иртәнге сәгать 11дә башлана һәм беренче тапкыр онлайн трансляцияләнәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясе уздырачак. Чара иртәнге сәгать 11дә башлана һәм беренче тапкыр онлайн трансляцияләнәчәк.
Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу мәйданчыгы итеп быел Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайланды, ул ТАССРның 100 еллыгы елында республика халкы өчен бүләкләрнең берсе булды. Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә республика үсешенең төп күрсәткечләрен яңгыратыр, 2020 елда Татарстанда узган вакыйгаларга бәя бирер, киләсе елга планнар да булыр дип көтелә.
Матбугат конференциясенең трансляциясен республика ММЧ, шул исәптән «Татар-информ» сайтларында карарга мөмкин булачак. Сылтама шулай ук Татарстан Республикасының социаль челтәрләрдәге рәсми берләшмәләрендә дә ачык булачак.
2019 елда республика юбилее һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары, республика һәм федераль программаларны үтәү, эре бизнесның социаль җаваплылыгы, хакимият органнарына сайлаулар яңа ел алды очрашуының төп темалары булды. «Шаян ТВ» ның 13 яшьлек алып баручысы Илназ Абдрахманов очрашуның иң яшь катнашучысы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев