Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларын дистанцион укытуга әзерлекне тикшерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 131-нче номерлы Казан лицеенда булды һәм дистанцион укуга әзерлекне тикшерде.

Ул республикада коронавирус таралуны профилактикалау өчен кертелә. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Президент геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, укытуның яңа форматына вакытлыча күчү мәгариф сыйфатында чагылырга тиеш түгел. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каникуллар тәмамлануга — 1 апрельгә кадәр системаны эшләргә кушты", - диде Галимова.

Бүген Татарстан мәктәпләрендә уку-укыту тестлары башланды. Мондый укыту формасы бер үк вакытта 100 укучы өчен онлайн-дәресләр алып барырга мөмкинлек бирә.
ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, дистанцион формада мәктәп дәресләре 19 марттан 21 мартка кадәр оештырылачак. Укучылар өйрәнелгән материалны кабатлап, күнегү дәресләре үткәрәчәк. Укучыларның язгы каникуллары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев