Рөстәм Миңнеханов Казанның сәүдә челтәрләрендә азык-төлек продуктлары булуын тикшерде
Рөстәм Миңнеханов сәүдә залы буйлап узды, сатып алучылар белән аралашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Агат» күпләп-ваклап сату челтәренең гипермаркетында булды. Рөстәм Миңнеханов сәүдә залы буйлап узды, сатып алучылар белән аралашты.
"Барысы да бар", - дип билгеләп үтте ТР Президенты, тулы киштәләрне карап.
Республика җитәкчелеге ретрейлерлар белән кибетләргә үз вакытында товарлар китерү һәм бәяләрне хәзерге дәрәҗәдә саклап калу турында килешүгә ирешкән.
Источник: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев