Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Сайлаулар уңышлы узды

Дәүләт Думасына сайлаулар тәмамлану уңаеннан, «Казан» гаилә үзәге янында узучы «Бергә булырга вакыт» фестивале азагында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына мөрәҗәгать итте

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Гражданлык позициягезне күрсәтүегез өчен зур рәхмәт. Сайлаулар кыенлыкларсыз, уңышлы узды. Монда сезнең тормыш һәм гражданлык позициягез чагыла», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Фестиваль «Казан» гаилә үзәге янында көн дәвамында, 22.00 сәгатькә кадәр уза. Концерт программасының хедлайнерлары буларак Мия БойкаТатьяна Куртукова, «Кар-Мэн» һәм «Отпетые мошенники» төркемнәре чыгыш ясады. Чара Салават Фәтхетдиновның чыгышы белән тәмамланачак.

 


Нет комментариев