Россиядә хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеге дүрт тапкыр киметелде
Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә
«Һөнәрләр исемлеге бүген 4 тапкырдан артыкка кыскартылган», – диде Баталина Төньяк хатын-кызларының «Төньяк берләштерә: Россия халыклары бердәмлеген ныгытуда хатын-кызларның роле» икенче форумы кысаларында «Төньякта яшәүчеләрнең социаль иминлеге: дәүләт сәясәте принциплары» стратегик сессиясендә.
Аның сүзләренчә, Россия хатын-кызлары хәзер шул исәптән тау сәнәгатендә автоматлаштырылган линияләрдә дә эшли ала.
Баталина билгеләп үткәнчә, авыр һәм зарарлы хезмәт шартлары аркасында элек хатын-кызларга кайбер эшләрне башкару рөхсәт ителми иде, әмма цифрлаштыру һәм заманча технологияләрне кертү бу чикләүләрне яңадан карарга мөмкинлек бирде.
Россиядә шулай ук йөк локомотивы машинисты булып эшләүче беренче хатын-кыз барлыкка килде, дип өстәде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев