Россиядә руле уң яктагы машина белән идарә итәргә өйрәтү программасы кертелергә мөмкин
Бу хакта федераль Хөкүмәт тарафыннан расланган документка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә
Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеев сүзләренчә, руле уң якта урнашкан автомобильләр Ерак Көнчыгышта аеруча популяр Мәсәлән, Камчаткада, Сахалинда һәм Магадан өлкәсендә аларның өлеше 70 проценттан артып китә.
Галим шулай ук билгеләп үткәнчә, руле уж якта урнашкан машиналар өлеше Россиядәге барлык автопаркның - якынча 8 процентын, ә икенчел базарда 12,2 процентын тәшкил итә.
Эксперт билгеләп үткәнчә, яңалык төбәк дәрәҗәсендә генә актуаль булачак, чөнки Мәскәүдә һәм үзәк Россиядә руле уң яктан урнашкан машиналар өлеше 1 проценттан артмый.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев