Россия халкы май бәйрәмнәрендә 1-3 майда һәм 9-11 майда ял итәчәк
Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә
Ул аңлатканча, быел май бәйрәмнәре Яңа ел каникулларыннан ял көннәре күчерелмәү сәбәпле кимеде. Нәтиҗәдә, россиялеләр ике тапкыр өчәр көн ял итәчәк.
Бәйрәмнәрнең беренче өлеше 1 майдан 3 майга – җомгадан якшәмбегә кадәр, ә икенчесе 9 майдан 11 майга - шимбәдән дүшәмбегә кадәр дәвам итә, чөнки ял көне дүшәмбегә күчерелгән.
Гомумән алганда, май аенда атнасына биш көн эшләүче хезмәткәрләр өчен 19 эш көне һәм 12 ял көне каралган.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев