Россия Герое Рәсим Баксиков «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнашачак
Трансляция 12 сәгать дәвам итәчәк, аны 15 июльдә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы үткәрәчәк
Искәртик, «Кыш бабай» танкы экипажы өч кешедән торды. Шуларның берсе – Казан танк училищесын тәмамлаган Рәсим Баксиков. Ул үзенең хәрби иптәшләре белән бергә Украина Кораллы көчләренең бронетехника колоннасын тар-мар итте. РФ Президенты Владимир Путин экипажның барлык әгъзаларына батырлыклары өчен Россия Герое йолдызларын тапшырды.
Басиковтан тыш, телемарафонда дистәләгән кеше кунак булачак. Алар тамашачыларга контракт буенча хәрби хезмәт һәм ярдәм чаралары турында сөйләячәк. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш, Лениногорск һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән турыдан-туры кушылулар планлаштырыла. Телемарафон кысаларында «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, шулай ук журналистларның махсус операция зонасыннан репортажлары күрсәтеләчәк.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев