Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Росавтодор 2018 ел ахырына барлык федераль трассаларны да ремонтларга ниятли

Төзекләндерү эшләрен «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында алып бару күздә тотыла.


( «Татар-информ»). Росавтодор 2018 ел ахырына барлык федераль трассаларны да ремонтларга ниятли, дип хәбәр итә «Известия».

Идарә тармагы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә нормативлар күрсәткече 77,5 процент тәшкил итә. Агымдагы елда Росавтодор барлык федераль трассаларны да норматив хәлгә китерергә ниятли. Россиядә аларның гомуми озынлыгы 50 мең чакрым тәшкил итә.

Ремонт эшләрен «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында алып бару күздә тотыла. Әлеге проект узган елда гамәлгә ашырыла башлады, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 2018 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектына 3 миллиард сум акча бүленәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев