Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ Президентын сайлыйбыз!

Бүген ил күләмендә РФ Президентын сайлаулар уза. Мөслим районында да сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтә үз ишекләрен ачтылар.

Һәр участокта сайлаучыларны кабул итү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Сайлаулар башлану вакытына район буенча барлыгы 16277 сайлаучы теркәлгән.

Район үзәгендә урнашкан биш участокта тавыш бирү электрон формада үткәрелә. Район буенча 30 участок сайлау комиссиясе эшли. Бар участокларда да җыр-музыка яңгырый, кайнар коймак һәм чәй әзерләнгән.

1985 санлы Бакча сайлау участогында тавыш бирүчеләр 8 тулганчы ук килә башладылар. Әлеге участокта 1274 сайлаучы теркәлгән. Төгәл 8.00 сәгатьтә, участокның ачык булуын белдереп, комиссия рәисе Ильзир Мадьяров тавыш бирү тәртибе белән таныштырды һәм саулауларның тыныч, матур узуын теләде. Беренче сайлаучыларга истәлек бүләкләре тапшырды. Бу минутларда тавыш бирү оешкан төстә дәвам итә. Пушкин урамындагы үзәк мәйданда бәйрәм ярминкәсе бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев