Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика яшьләр хөкүмәте - Мөслимдә

Кичә Мөслимгә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте вәкилләре килде. Хөкүмәтнең аппарат җитәкчесе, безнең якташыбыз Ринат Исламов: "Моңа кадәр эре шәһәрләрдә генә эшләсәк, быелгы елдан башлап районнар белән дә тыгыз элемтә урнаштырырга ниятлибез. Иң беренчеләрдән булып Мөслимгә килүебез юкка гына түгел, чөнки Мөслим бүгенге көндә кызу темплар белән зур үсешкә бара. Биредә спортта булсынмы, мәдәният тармагындамы, мәгариф юнәлешендә һәркайда яңа җиңүләр, яңа уңышлар яулыйлар. Без Мөслимне, яшьләр эшчәнлеге өчен күп мөмкинлекләр булдырган һәм тудырган район буларак яхшы беләбез, " - диде. Кунаклар Мөслим лиценнда һәм Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәптә лекцияләр үткәрделәр. Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айгөл Галеева һәм Казан дәүләт медицина университеты студенты, Яшьләр хөкүмәте члены Лина укучыларга төрле темаларга лекцияләр укыдылар. Кунаклар шулай ук "Мизгел" яшьләр үзәгендә районыбызның эшче яшьләре белән очраштылар, әңгәмә үткрделәр. Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин белән җанлы очрашуда әңгәмә рәвешендә үтте, һәркем үзенең соравына җаваплар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев