Республика программасы кысаларында
Яңалыклар

Республика программасы кысаларында

Ремонт өчен республика бюджетыннан 8 млн 900 мең сум акча бүлеп бирелде.

Мәдәни объектларга капиталь ремонт республика программасы кысаларында Тат. Бүләр авылы мәдәният йортында күләмле төзекләндерү эшләре башланды. Ремонт өчен республика бюджетыннан 8 млн 900 мең сум акча бүлеп бирелде. “Хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте төзүчеләре бинаның түбәсен япты, тәрәзәләрен алыштырды. Бу көннәрдә эчке өлештә штукатурлау-буяу эшләре бара.


Нет комментариев