Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район яңарыш кичерә

2017 ел төзелешләр һәм төзекләндерү елы буларак район тарихында матур эз калдырды. Республика программаларында катнашу бәрабәренә яшәгән мохитебезне матурлау, тормыш-көнкүреш өчен уңай шартлар тудыру буенча күләмле эшләр башкарылды.

Быел Татарстанда 45 программа реализацияләнә. Мөслим районы төзелеш юнәлешендәге буенча 39 программаның 23ендә һәм юл эшләре буенча тагын 5 программада катнаша. Финанслау күләме 711,4 млн сум тәшкил итә. Аның 152,3 млн сумы - төзелеш һәм капиталь ремонт өчен булса, 559,1 млн сумы - юл эшләренә юнәлтеләчәк. Белем бирү учреждениеләренә быел да капиталь ремонт керәчәк. Вәрәшбаш авылындагы "Аккош" балалар бакчасында һәм Яңа Усы авылы мәктәбендә түбә, тәрәзәләр алыштырылачак һәм эчке эшләр башкарылачак, бәдрәфләр ясалачак. Әлеге объектларда барлыгы 23,9 млн сум финанс сарыф ителәчәк. Капиталь ремонт уздырылырга тиеш яшүсмерләр клублары исемлегенә "Мизгел" яшьләр үзәге һәм "Батыр" клубы керде. "Мизгел"дә ремонт эшләре узган ел ук башланып, эчке эшләр төгәлләнде (бүгенге көнгә эшләр 60 процент күләмдә башкарылды), отмосткасын ясау, түбәсен алыштыру гына калып килә. Финанслау күләме 5 млн сум тәшкил итә. Чаңгы базаларын урнаштыру һәм спорт мәйданчыклары төзелеше өчен хөкүмәт 3,2 млн сум акча бүлеп бирә. Әлеге акчага "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда спорт мәйданчыгы урнаштырылачак. "Мәдәният объектларында капиталь ремонт" программасы кысаларында Олы Чакмак, Тойгелде авылы мәдәният йортларында 16,7 млн сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Аерым алганда фасад ремонты, түбә, тәрәзәләр алыштыру, эчке ремонт эшләре каралган.

"Сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт" программасы кысаларында Түбән Табын авылында 2,9 млн сумга модульле фельдшер-акушерлык пунктын төзү планлаштырыла.

Быел Иске Вәрәш авылында мәдәният йортында, Вәрәшбаш, Рус Шуган мәктәпләрендә газ котелларын алыштыру планлаштырыла. "Индивидуаль жылылык системасына күчү, блок-модульле котельныйларны урнаштыру һәм газ белән тәэмин итү челтәре төзелеше" прграммасы кысаларында Мөслимдәге Колхоз урамында - 2 км озынлыкта, Кашапов һәм Хәбибуллин урамнарында 400әр метр арада газ үткәреләчәк. Шул ук программа кысаларында "Яңарыш" микрорайонынын җиде урамында газлаштыру буенча эш башланган иде.Шулай итеп, әлеге урамнардан җир кишәрлекләре сатып алып, йорт тергезүчеләр җәйдән газлы булыр, дип ышанып калабыз.

Районга быел да "Чиста су" программасында катнашу мөмкинлеге туды. Газлаштыру фонды линиясе буенча Тат. Бүләр һәм Тойгелде авылларында су керту системасы реконструкцияләнәчәк.

Авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы сөенечле хәбәрләр дә бар. Терлек торакларына капиталь ремонт программасы кысаларында 200 баш савым сыерга исәпләнгән ике торакка һәм 100 баш терлеккә исәпләнгән ике торакка ремонт керәчәк, шулай ук 2 силос-сенаж траншеясы төзү дә планлаштырыла. "Ындыр табаклары хужалыкларына капиталь ремонт" программасы нигезендә дүрт ашлык складына 12 млн сумлык ремонт үткәрү күздә тотыла. Шулай ук ремонт мастерскойларына да ремонт керәчәк.

- Ветеринария оешмаларына һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт программалары кысаларында 2,9 млн сумлык эшләр башкарылыр, дип көтәбез. Аның 900 мең сумына район ветеринария берләшмәсендә түбә ремонты башкарылачак, ветеринария лабораториясе бинасына 2 млн сумлык ремонт керәчәк, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов.

Торак пунктларны төзекләндерү генә түгел, урамнарны яктырту юнәлешендә дә уңай үзгәрешләр бар. Узган ел урам утларын кую һәм алыштыру "Яктылык торгызу" программасы нигезендә башкарылды. Быел да Мөслимдә яктырткычлар һәм идарә щитлары урнаштыру планлаштырыла. Әлеге средстволарга 2,5 млн сум акча тотылачак.

Яңаруга йөз тоткан авыллар да заманадан калышмый. Моны авылларда төзелүче заманча матур йортлар да дәлилли. Авыллардагы биналар, кибетләр дә хәзер район үзәгендәгедән бер дә аерылмый. Быел республика программасы нигезендә 1,7 млн сумга Октябрь авыл җирлегенең административ бинасына капиталь ремонт керәчәк. Ремонт барышында түбә ремонты һәм фасад эшләнәчәк, тәрәзә һәм ишекләр алыштыру, эчке эшләр башкару күздә тотыла.

Шунысы куанычлы: күпфатирлы йортларны ремонтлау быел да дәвам итә. Мөслимнең Вахитов урамындагы---- - йортта түбә ремонты, Кооператив урамындагы 152 А йортта - түбә һәм фасад ремонты, Кооператив урамындагы 156, 160, 229, 237 йортларда фасад ремонтлары башкарылачак.

Юл эшләренә килгәндә, финанслау күләме 559,2 млн сум тәшкил итәр, дип планлаштырыла.

- Актаныш - Мөслим юлында 4 км озынлыкта юлга икенче кат асфальт җәеләчәк. Бу эшләр өчен 64,4 млн сум акча каралган. Мөслим - Иске Сәет юлының Симәк - Иске Сәет участогында да 11,7 км арага икенче кат асфальт салыначак. Бу эшләр өчен 103,7 млн сум акча бүленгән. Гравий өслекле юлларда 10 млн сумлык ремонт башкарылачак. Мөслим - Иске Сәет - Торыш юлына коммуникацияләр ремонты керер, дип көтелә. Әлеге эшләр өчен 5 млн сум күләмендә финанс тотылачак. "Региональ әһәмияттәге гомуми кулланышта булган автомобиль юлларын, ясалма корылмаларны, үлчәү контроле һәм ясалма яктырту мәйданчыкларын карап тоту" программасы буенча 109,9 млн сум акча каралган. Гомуми кулланышта булган каты өслекле автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләүгә юнәлтелгән программаны реализацияләү буенча барлыгы 6,12 км озынлыкта Волга М-7- Иске Айман-Октябрь автомобиль юлын, Тат. Бүләр - Үрәзмәт участогын реконструкцияләү күздә тотыла. Әлеге эшләр очен 222 млн сум финанс бүленгән.

Муниципаль юл фонды средстволары кысаларында агымдагы елда Мөслимдәге Кооператив урамында 9,1 млн сумга тротуарлар ясау планлаштырыла, - ди Илнур Әхмәтов.

Торак пунктларда юл-урам челтәрен (вак таш-ком катнашмасы белән) норматив хәлгә китерү программасы кысаларында ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә 20 млн сум акча бүлеп бирелеү дә мәгълүм. Әлеге средстволарга Мөслим тыкрыклары тәртипкә китереләчәк. "Торак пунктларда булган асфальт-бетон өслеген ремонтлау" программасы кысаларында исә Кооператив урамында 15 млн сумлык эш башкарылачак. "Главтатдортранс" оешмасының юл эшләре планына быел Исәнсеф - Чишмә авылына керү юлында яшеллек утырту, Мөслим - Иске Сәет - Иске Смыловка юлында агачларны (посадка) кисү дә керде.

Яшәгән җиребезне төзек итеп тотуда гражданнардан кергән үзара салым акчасы да мөһим роль уйный. Чөнки алар авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту максатларында тотыла. Юллар ремонтлау, чиста су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, зиратларда тәртип булдыру әлеге средстволар хисабына башкарыла. Быел күп кенә авыл җирлекләре үзара салым акчаларын үзәк мәйданчыкларны төзекләндерү, парк һәм скверлар ясау кебек эшләргә юнәлтергә планлаштыра.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев