Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне бәйрәм белән тәбрикли

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез һәм сеңелләребез! Сезне якынлашып килүче 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Язгы кояш нурларына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Без бүген гүзәл затларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез....

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез һәм сеңелләребез! Сезне якынлашып килүче 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Язгы кояш нурларына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Без бүген гүзәл затларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Хәзерге заманда хатын-кызның роле көннән-көн көчәя бара. Хатын-кызлар сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә актив хезмәт куялар, фән һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында эшлиләр. Безнең уртак бурычыбыз - аларның рухи һәм һөнәри үсешенә ярдәм итү, хатын-кызларның тиз үзгәрүчән тормыш ритмына тулысынча кушылуы өчен шартлар тудыру. Без күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, шушы бөек вазыйфаны башкаручы барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез. Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм традицияләребезгә мәхәббәтне ана сөте белән керткән әниләребезгә, балаларыбызга гомер биргән хатыннарыбызга рәхмәтебез чиксез. Сугыш елларының һәм сугыштан соңгы чорның кыенлыкларын үз җилкәләрендә татыган хатын-кыз ветераннарыбыз аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Кадерле гүзәл затларыбыз! Халыкара хатын-кызлар көне сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечләр бүләк итсен, һәрчак якыннарыгызның, кадерлеләрегезнең җан җылысын, кайгыртуын, яратуын тоеп яшәгез. Сезгә тыныч тормыш, исәнлек-саулык, мәхәббәт һәм иминлек телим. Рамил МУЛЛИН, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев