РАВИЛ ГАЛИЕВ: “РЕЗЕДА ШӘРӘФИЕВА БЕЛӘН ФАРФОР ТУЕБЫЗГА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ”
Яңалыклар

РАВИЛ ГАЛИЕВ: “РЕЗЕДА ШӘРӘФИЕВА БЕЛӘН ФАРФОР ТУЕБЫЗГА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ”

(Интертат)
Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Узган туган көне белән котлап, Равил Галиевка шалтыраткач, җырчы репетициядә булып чыкты. "Резеда белән фарфор туебызга әзерләнәбез", - диде Интертатка Равил.

Быел Резеда Шәрәфиева белән Равил Галиевның бергә иҗат итә башлауларына 20 ел тулган икән. Артистлар юбилей концертына әзерләнү белән мәшгуль.

- Равил, ни өчен син туган көнеңне ике тапкыр үткәрәсең?

- Әнием әйтүенчә, ул мине 20 гыйнварда тапкан. Элек туган көнемне 20се үткәрә идем, паспорт алганнан бирле 23 гыйнварда билгеләп үтәм, чөнки паспортта туган көнем 23е дип язылган.

- Кайсы көнне котлыйлар соң сине?

- Сигез еллык мәктәптә укыган сыйныфташларым 20 гыйнвар көнне котлый. Үземне Шәймиев белән бер көнне туган дип йөрим. Беркөнне әнинең туган көнемә бүләк иткән китабын таптым. Анда 20 гыйнвар дип язылган.

- Паспорттагы хатаны төзәтергә уйлаганың булмадымы?

- Минем аңа исем китмәде.

- Равил, йолдызлыкка карасаң, 20 гыйнвар буенча син - кәҗәмөгез, 23 гыйнвар буенча - сукояр. Боларның кайсылары холкыңа күбрәк килешә?

- Мин үземне сукоярга күбрәк туры киләм дип уйлыйм.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев