Район хакимиятенең актлар залында атналык планлаштыру киңәшмәсе узды
Киңәшмәне район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды
Киңәшмәне ачып, ул узган атналарда башкарылган эшләр, үткәрелгән чаралар буенча фикерләрен җиткерде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров район буенча урып-җыю эшләренең барышы һәм авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча эшләүчеләргә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан күрсәтелүче ярдәмнәр белән таныштырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова 1 августта башланып киткән “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе мәгълүмат бирде. Акция 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Ул барлык оешма һәм предприятиеләр коллективларын , авыл җирлекләрен, эшмәкәрләрне, шәхси гражданнарны әлеге акциядә актив катнашырга чакырды.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев