Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә киңәйтелгән киңәшмә узды

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина 2025-2026 уку елы нәтиҗәләре, бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре белән таныштырды

Намуслы хезмәте һәм тууына 50 яшь тулу уңаеннан Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Надежда Юмагулова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Район башлыгы узган чараларга анализ ясады һәм киләсе атналарда төзелеш эшләрен контрольда тоту, урамнарда һәм оешма-предприятиеләр, кибетләр территорияләрендә чисталыкны тәэмин итү, балаларның җәйге ялын игътибарда тоту, балалар мәйданчыкларының төзеклеген тикшерү кебек сорауларга игътибар итүне бурыч итеп куйды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина 2025-2026 уку елы нәтиҗәләре, бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре белән таныштырды. Агымдагы елда районыбыз мәктәпләренең 11 сыйныфларын 55 укучы төгәлләде, бердәм дәүләт имтиханнарында алар 47 югары нәтиҗә күрсәтте. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфларын 255 укучы төгәлләде.

Росреестр идарәсенең Мөслим һәм Сарман район­нары буенча муниципальа­ра бүлеге җитәкчесе Марс Баһауов бүлекнең 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге белән таныштырды.

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев