"Уфадан Мәскәүгә күченеп килгәч тә, фамилиямне Юлдакшин, Юлдашкин дип теләсә ничек бозып әйтә башладылар. Шулвакыт мин үземә сәхнә исеме уйларга булдым. Кайчандыр караган "Алые паруса" киносы, аның Артур Грей исемле герое күңелемә кереп калган иде. Greу сүзе шуннан алынды. Еlvinга килгәндә, бергә уйнап үскән малайлар урамда миңа Элвин дип эндәшә иде. Шулай итеп, Еlvin Greу исеме үзеннән үзе барлыкка килде", - дип сөйләде җырчы.
Еlvin Greу исемен уйлап тапканнан соң, үч иткәндәй, "Элвин и бурундуки" кинофильмы чыга. Әмма Радик кызык идея уйлап таба: иҗатына гашыйк булган дусларын ("фанат" сүзен ул өнәп бетерми) үзенчә яратып "бурундуклар" дип йөртә башлый. Дуслары исә моңа һич кенә дә үпкәләми, хәтта җырчының официаль төркемендә дә үзара бер-берсенә бурундук дип эндәшә.
Реклама
Нет комментариев