Программа – гамәлдә
Яңалыклар

Программа – гамәлдә

Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән “Китап белән үс, сабый!" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мөслим районы үзәк балалар китапханәсендә “Сабыйлар буяулар белән иҗат итә” дип исемләнгән фотогалерея-конкурс оештырылды.

Галерея мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге (0-7) балалар ясаган рәсемнәрдән тора . Китапханәбезгә йөрүче һәркем балаларның иҗатын игътибардан читтә калдырмый. Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

#китапханэ #безмослимлелэр#минкитапукыргаяратам #татарстан #Муслюмово#грантпрезидентарф #ТАССРМуслюмово


Нет комментариев